Гашыйк мин үзеңә һәр әйткән сүзеңә
Башларым югалтам карыйм да күзеңә
Үзеңне күрмәсәм калмыйдыр түзәрем
Яратмам дип әйткән кылларны өзәмен
Ярату шушымы аласың ушымны
Күңелем ашкынды яныңа очынды
Куркам сине куркам куркам яратудан
Сөюем аңлатып ялгыш югалтудан
Хисләрдән адашам төшемдә саташам
Үзем дә аңламый нәрсәдер аңлатам
Йөрәгем бер вакыт ачып салсам әгәр
Әйтмәссеңме миңа берәр начар хәбәр
Ярату шушымы аласың ушымны
Күңелем ашкынды яныңа очынды
Куркам сине куркам куркам яратудан
Сөюем аңлатып ялгыш югалтудан
Читтән янсам янам килмим якын сиңа
Ут эчендә йөрәк үзем салкын тыштан
Көнлим сине хәтта яңа туган көннән
Ничек аңлатырга нәрсәдән бу нидән?
Ярату шушымы аласың ушымны
Күңелем ашкынды яныңа очынды
Куркам сине куркам куркам яратудан
Сөюем аңлатып ялгыш югалтудан